news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Организмда D витамины җитмәүнең куркыныч билгесен атадылар

Авыруны башлангыч чорында рентген яки диагностик тикшеренүләр ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Сөякләрнең сизелерлек йомшавы, шулай ук төннәрен тәннең авыртуы организмда D витамины җитмәүнең симптомнары булуы ихтимал. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Express басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Британия табиблары билгеләп үткәнчә, иртә стадиядә авыруның симптомнары күзәтелмәскә мөмкин. Бу чорда аны рентген яки диагностика ярдәмендә генә ачыклап була.

Оча сөяге, бил, аяк, бот һәм кабырганың сызлап авыртуын D витамины җитмәүгә хас симптомнар дип атарга мөмкин. Шул ук вакытта, төнлә авыртуның тагын да көчәюе ихтимал.

Экспертлар китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге патология өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча куркыныч, чөнки сөяк тиз сынучанга әйләнергә мөмкин һәм бу остеопорозның бер сәбәбе булып тора. Даими рәвештә витамин кабул итү моннан котылырга мөмкинлек бирә.

«Аны дөрес куллану сөякләрнең ныклыгын тәэмин итәчәк», - дип аңлата белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100