news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч коронавирус инфекциясенең балаларда була торган симптомнарын атады

COVID-19 йоктырган балаларда сирәк очракларда Кавасаки синдромы, ягъни системалы ялкынсыну да булырга мөмкин.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең балаларда киң таралган симптомнары – температура һәм ютәл. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә.

COVID-19 йоктырган балигъ булмаган кайбер пациентларда ашказаны белән бәйле проблемалар да очрый

Александр Горелов билгеләп үткәнчә, ашказаны-эчәклек трактына бәйле проблемалар коронавирус йоктырган балаларның ике процентында очрый. Ис сизмәү алай ук киң таралган симптом түгел. Кече яшьтәге балаларда бу симптомның бармы-юкмы икәнлеген аңлавы кыен, чөнки алар моны үзләре аңлата алмый, дип өстәде Горелов.

Американың CDC медицина регуляторы хәбәр иткәнчә, коронавирус вакытында балигъ булмаган балаларда сирәк очрый торган, әмма катлаулы өзлегү (балаларда системалы ялкынсыну, яки Кавасаки синдромы) күзәтелә. Нәтиҗәдә, баланың температурасы күтәрелергә, тәненә тимгел чыгарга, эче авыртырга, косарга мөмкин.

Шулай ук кызып китүчәнлек, сүлпәнлек, эч китү, конъюнктивит, муенда лимфа төеннәренең зураюы, иреннәр ярылу һәм тел кызару, кул һәм аяк табанының шешүе кебек симптомнар да күзәтелүе ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100