news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 176 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 29,8 мең очрагы теркәлгән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 176 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«40 кеше хастаханәгә озатылган, 136 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 68, Чистай районында — 27, Чаллыда — 26, Зәй һәм Саба районнарында — алтышар, Әлмәт районында — биш, Биектау, Алабуга, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында — дүртәр, Аксубай, Питрәч һәм Тукай районнарында — өчәр, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында — икешәр, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш, Теләче һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 29,8 мең очрагы теркәлгән, 24,7 мең кеше (шуларның 112се — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1,4 миллион кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 миллионнан артыгы икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100