news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йөрәк күчереп утырту операцияләрен арттырырга ниятли

Республикада органнар күчереп утырту операцияләре ел саен арта бара.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан йөрәк трансплантациясе операцияләрен арттырырга ниятли. «Безнең алда йөрәк күчереп утырту операцияләрен арттыру бурычы тора», — диде Республика клиник хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин журналистларга.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье республикада йөрәк күчереп утырту технологиясе акрын үсеш алганын әйтте. Әлегә кадәр Татарстанда бер елда ике йөрәк күчереп утыртылган.

Готье, бу юнәлештә республикада эш җанландырылачак, диде. Аның сүзләренчә, бу процедурага мохтаҗ кешеләр бик күп. Россиядә 1500 ләп кеше исәпләнә. «Якынча 10 проценты үлем белән тәмамланса да, калган операцияләр уңышлы уза», — диде.

Гомумән алганда, Татарстанда трансплантология яхшы үсеш ала. «Быел 10 ай эчендә былтыргыга караганда органнар күчереп утырту операцияләрен күбрәк ясадык, узган елда 2019 елга караганда күбрәк булды. Ел саен трансплантация операцияләре арта бара», — диде Марсель Миңнуллин.

«2018 елда бавыр күчереп утырту буенча өч операция үткәрелсә, 2019 елда — 13, 2020 елда, ковидка карамастан, 20 бавыр күчереп утырттык. Быел 10 айда 23 бавыр, 46 бөер күчереп утыртылды. Бавыр һәм бөер күчереп утыртуга мохтаҗ пациентлар байтак. Анализлар тапшыргач, пациент чиратка бастырыла, аннары трансплантологиягә чакырыла», — дип аңлатты.

«Безнең алда йөрәк күчереп утырту операцияләрен арттыру бурычы тора. Бер елдан үпкә, ашказан асты бизен күчереп утырту операцияләре көтелә», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100