news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19ны дәвалау буенча тәкъдимнәрне кабат чыгара

Грипп һәм коронавируска бер үк вакытта прививкалар Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җомга көнне, 22 октябрьдә, рөхсәт ителде.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус белән авыручыларны дәвалауда киңәшләрнең яңа версиясен эшли башлады. Үзгәрешләр арасында Covid-19 һәм гриппка бер үк вакытта вакцинация ясату турында мәгълүматлар була, дип сөйләде ведомствоның йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече профессор Владимир Чуланов.

Грипп һәм коронавируска бер үк вакытта прививкалар сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җомга көнне, 22 октябрьдә, рөхсәт ителде.

«Хәзер инде 14нче версия эшләнә, анда берничә бүлек яңартылачак, шул исәптән бер үк вакытта грипп һәм ковид-инфекциядән вакцинация ясау мөмкинлеге турында мәгълүмат та кертеләчәк, бу бик мөһим», — дип белдерде белгеч «Эшләми торган көннәрдә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту» дигән матбугат конференциясе вакытында.

Элек Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко хәзерге вакытта илнең медицина учреждениеләрендә коронавируслы 1,3 миллионнан артык пациент булганлыгын әйткән иде, бу узган сезонның иң кызган чагындагыдан күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100