news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирустан вакцинация узу турында сертификат формасы расланды

Документта прививка ясаткан кеше турында мәгълүматлар (исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы, белешмә формалаштырылган көн) урын алачак.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясеннән вакцинация узу турындагы сертификат формасын раслады. Шул хактагы боерык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Әлеге боерык 8 ноябрьдән гамәлгә керәчәк, ә бу датага кадәр алынган барлык сертификатлар Дәүләт хезмәтләре порталында яңадан рәсмиләштереләчәк.

Документта прививка ясаткан кеше турында мәгълүматлар (исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы, белешмә формалаштырылган көн) урын алачак.

Анда шулай ук QR-код өчен урын, прививка датасы, препарат исемнәре вакцинация узу урыннары да бар. Моннан тыш, сертификатка ревакцинация, медицина каршылыкларының булуы һәм пациентның коронавирус авыруын кичерүе (чирләгән очракта) турында мәгълүмат та кертеләчәк.

Порталда билгеләп үтелгәнчә, сертификат прививка ясатканнан соң өч көн үткәч электрон рәвештә формалаштырыла. Теләк булган очракта аны кәгазь вариантта да алырга мөмкин.

Шунысын да искәртик: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән илдә эшләми торган көннәр кертеләчәк. Шул ук вакытта, хезмәт хаклары саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100