news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус белән 60 меңгә якын бала авырый

Чир йоктырган барлык кешеләр арасында 12-13 проценты алты яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга туры килә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россиядә 60 меңгә якын бала коронавирус йогышы белән авырый. Шул ук вакытта кече яшьтәге авыручыларның яртысында вирус билгеләре кискенләшә, дип сөйләде РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

«Бүген кечкенә пациентлар арасыннан без 50 проценттан артыгында көчле вирус авыруларын күрәбез. Бүгенге көндә илдә барлыгы 60 меңгә якын бала медицина персоналында дәвалана», - дип сөйләде ведомство башлыгы Covid-19га каршы көрәш буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Координация советы утырышында.

Элегрәк ул 2020 ел белән чагыштырганда, Россиядә балалар арасында коронавирус очраклары берничә тапкыр артуын белдергән иде инде. Әйтик, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, чир йоктырган барлык кешеләр арасында 12-13 проценты алты яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга туры килә.

Гомумән алганда, ил буенча табиблар күзәтүендә коронавируслы 1,3 миллионнан артык пациент бар, бу узган сезондагы күтәрелеш белән чагыштырганда күбрәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100