news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прививка ясатмаучыларның 26 проценты эшен саклап калу хакына вакцинация узарга әзер

Шуңа да карамастан, респондентларның 64 проценты мәҗбүри вакцинация кертүгә карата тискәре мөнәсәбәттә тора.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Прививка ясатмаган татарстанлыларның 26 проценты эшен саклап калу яки эшкә урнашу өчен вакцинация узарга әзер. Өстәвенә, прививка ясатырга әзер булган ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк. Сату өлкәсендә эшләүчеләр арасында эш урынын саклап калу хакына вакцинация узарга теләүчеләр аеруча күп.

Шуңа да карамастан, hh.ru сервисы тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 64 проценты мәҗбүри вакцинация кертүгә карата тискәре мөнәсәбәттә тора.

«„Персонал белән идарә итү, тренинглар“, „Юристлар“, „Эшче персонал“ һәм „Туризм, кунакханәләр, рестораннар“ кебек һөнәри өлкәләр арасында мәжбүри вакцинациягә каршы булучылар күбрәк. Респондентларның җавапларыннан күренгәнчә, эш бирүчеләрнең 41 проценты үз хезмәткәрләрен вакцинация узарга мәҗбүр иткән яки моны эшләргә куша», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100