news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда шартлауда зыян күргән биш кешенең ни хәлдә булуы билгеле

1999 елгы 22 яшьлек кыз кичә хастаханәдә операциягә әзерлек барышында вафат булды.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 26 октябрь иртәнге сәгать 7.00 гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Чаллыда торак йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән.

2004 елгы 17 яшьлек үсмер Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә реанимациядә авыр хәлдә. 2010 елгы 11 яшьлек баланы Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә күчергәннәр.

1951 елгы 70 яшьлек ир Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә реанимациядә авыр хәлдә. 1999 елгы 22 яшьлек кыз кичә хастаханәдә операциягә әзерлек барышында вафат булган.

1973 елгы хатын-кыз Чаллы хастиаханәсенең кабул итү бүлегенә мөстәкыйль мөрәҗәгать иткән, дәвалау-диагностика чараларыннан соң амбулатор дәвалануга җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100