news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда шартлауда зыян күргән 70 яшьлек ир-ат тәненең 85 проценты пешкән

2004 елгы 17 яшьлек үсмер баланың умырткалыгы, оча сөяге бик имгәнгән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чаллыда торак йортта көнкүреш газы шартлауда зыян күргән 70 яшьлек ир-ат тәненең 85 процент өлеше пешкән.

Бу хакта журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«1951 елгы 70 яшьлек ир-ат Чаллыдан Республика хастаханәсенә күчерелде. Транспортировка әйбәт узды. Аның тәне 85 процент дәрәҗәдә пешкән. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре белән телемедицина консультацияләре үткәрелә», — диде министр.

2004 елгы 17 яшьлек үсмер бала Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерелгән. «Аның хәле тотрыклы, федераль үзәк белән алдагы дәвалау буенча телемедицина консультацияләре үткәрелә. Дәвалау озак барачак. Баланың умырткалыгы, оча сөяге бик имгәнгән», — дип әйтте Марат Садыйков.

2010 елгы малайның хәле тотрыклы, аңа куркыныч янамый, Чаллының балалар хастаханәсенә күчерелгән.

«Кызганыч, бер кешене коткара алмадык. Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә ул клиник үлем хәлендә китерелгән иде. Табиблар мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыштылар, ләкин без Аллаһ түгел, кызганыч, ул үлде», — дип искәртте министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100