news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Володин Путинга Думаның ничә депутаты коронавирус белән авыруы хакында сөйләде

РФ парламентының түбән палатасы 28 октябрьдә киләсе ел бюджеты буенча тыңлаулар үткәрә башларга ниятли.

Володин Путинга Думаның ничә депутаты коронавирус белән авыруы хакында сөйләде
РФ Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы закон буенча дистанцион форматта эшли алмый, шунлыктан депутатларның коронавирус инфекциясе йоктыру ихтималы зур. Хәзерге вакытта стационарларда 38 парламентарий дәвалана, берсе вафат булган. РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда шундый статистика китерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген 38 депутат хастаханәдә дәвалана, берсе – реанимациядә. Пандемия нәтиҗәсендә бер депутатның вафат булуы турында инде беләсездер», - диде Володин. Аның сүзләренчә, пандемиядән барлыгы 91 парламентарий (авырып терелгәннәрен дә кертеп) зыян күргән.

Володин билгеләп үткәнчә, шуңа да карамастан, парламентның түбән палатасы актив эшләвен дәвам итә. Депутатлар карамагында 1,3 меңнән артык закон проекты бар, шуларның 20се тикшерелә. Беренче чиратта, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш белән бәйле закон проектлары каралачак.

Дәүләт Думасы киләсе ел бюджетын формалаштыруда да актив эшли. «Без хәзерге вакытта комитет кысаларында бюджетны беренче укылышта карау өчен әзерләүне төгәлләдек, фракция кысаларында консультацияләр тәмамланды, һәм бюджет 28 октябрьдә беренче укылышта каралыр дип уйлыйбыз», - диде Володин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100