news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды

Барысы да авыруны контакт юл белән йоктырган.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Узган тәүлектә Татарстанда 4коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды. Барлык татарстанлылар да авыруны контакт юл белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Өч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 42се өйдә дәвалана», — дип ачыкладылар ведомствода.

Иң күп авыручылар 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр арасында ачыкланган (13 кеше). 30дан 50 яшькә кадәр һәм 60тан 70кә кадәр төркемдә - унберешәр кеше.

Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган. Биредә 31 кеше авыруны йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Чаллы, Түбән Кама һәм Нурлат районнары алда бара - дүрт, өч һәм ике очрак. Әлмәт, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш һәм Менделеевск районнарында берәр авыру теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 8,2 мең кеше авырды. Аларның 6,9 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 15е — узган тәүлектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100