news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб яңа пандемия ихтималы турында кисәтте

Магний дефицитын булдырмау өчен кара шоколад, чикләвек, авокадо, кузаклылар, яшеллек ашарга кирәк.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Якын арада магний дефициты яңа пандемиясе булырга мөмкин. Мәскәүнең 52нче хастаханәсенең баш мие кан әйләнеше бозылган авырулар өчен неврология бүлеге мөдире, невролог Вера Пшеничникова шундый фикер белән уртаклашты.

«Магний дефициты — ул пандемия, аның белән көрәшергә кирәк», — диде ул.

Вера Пшеничникова сүзләренчә, вазгыятьне бу микроэлементка анализ үткәрү белән кыенлыклар катлауландыра. Моның белән бәйле рәвештә, магнийны курслап эчәргә кирәк, чөнки аның артык булуы организмга зыян китерми.

Магний дефицитын булдырмау өчен кара шоколад, чикләвек, авокадо, кузаклылар, яшеллек ашарга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100