Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марина Патяшина: Татарстанда Covid-19 авыруының иң югары ноктасы узмаган
Республиканың баш санитар табибы Татарстанда яшәүчеләргә иркенәймәскә һәм барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Көзге сезонда Татарстан яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның иң югары ноктасы узмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина шундый фикер белән уртаклашты.
«Өч көн элек коронавирус йоктыруның 55 очрагы ачыкланды, соңгы өч көндә — 48, 45, 45 очрак. Шуңа күрә авыру буенча вазгыять тотрыкланды һәм кимүгә бара дип әйтә алмыйбыз. Әмма көзге сезонда чир йоктыручылар саны буенча 55 очрак бу чорда иң югары сан дип өметләнәсе килә», — диде спикер.
Патяшина искәртеп узганча, язын яңа коронавирус инфекциясе авыруының иң югары ноктасы май аена туры килгән, ул вакытта авыру йоктыруның 107 очрагы теркәлгән булган.
«Кискен тын юллары вирус инфекцияләр күтәрелү сезоны дәвам итәчәк. Ул гадәттәгечә сентябрь ахырына туры килә. Октябрь, ноябрь, декабрьдә ул әле арта. Гыйнвар бәйрәмнәрендә без гадәттәгечә авыручылар саны кимүен көтәбез, чөнки билгеле бер социаль читләшү бар. Һәм гыйнварда, бәйрәмнәрдән соң балалар укырга, ә өлкәннәр эшкә чыккач, гыйнвар уртасында бездә тагын кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны арта башлачак», — диде баш санитар табиб.
Марина Патяшина Covid-19 белән охшаш сценарий булырга мөмкин дигән фикер белән уртаклашты. Ул барлык санитар кагыйдәләрне үтәргә һәм ел ахырына кадәр иркенәймәскә киңәш итте. Шулай ук профилактика өчен гриппка каршы прививка ясау да файдалы, дип йомгаклады спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз