news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авырган балаларның сәламәтлегенә нинди зыян килүе билгеле

Балигъ булмаган пациентларга медицина күзәтүе терелгәннән соң да кирәк дип саный Россия педиатрлар берлегенең Башкарма комитеты рәисе.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус авыруын кичергән балаларны аеруча күзәтергә кирәк. Россия педиатрлар берлегенең Башкарма комитеты рәисе Ләйлә Намазова-Баранова әнә шундый фикер белән уртаклашты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, тикшеренүләр коронавирус белән авырган балаларның 30 процентында когнитив функцияләрнең кимүендә күзәтелә. Хәтта авыру симптомсыз үтсә дә, ди табиб. Моннан тыш, урологлар мәгълүматлары киләсе буыннарның фертильлек проблемалары турында сөйли. Шуңа күрә балигъ булмаган пациентлар һәрвакыт күзәтү астында булырга тиеш, ди табиб.

«Теләсә кайсы формада коронавирус авыруын кичергән балаларны күзәтү мәҗбүри», — дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100