news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда табиблар бер үпкәле хатын-кызны коткарган

Пациент 11 көн үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган булган.

(Чаллы, 26 октябрь, «Татар-информ»). Чаллының 2нче хастаханәсе табиблары бер үпкәле хатын-кызны коткарган. Бу турыда автошәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Стационарга бер үпкәле 64 яшьлек хатын китерелде. Элек аңа операция — пульмонэктомия булган. Авыру бердәнбер үпкәне зарарлаган. Табиблар 17 көн буе хатын-кызның гомере өчен көрәшкән. Авыру 11 көн үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган булган», — дип сөйләде икенче хастаханәнең реанимация бүлеге мөдире Сергей Казаков.

Табиб сүзләренчә, медикларга үпкәдән тыш йөрәк, бавыр, бөер, үзәк нерв системасын да кайгыртырга туры килгән. Гомумән алганда, пациент стационарда ай буе дәваланган һәм өенә чыккан.

«Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәп баручы белгечләре ярдәменнән башка, каты авырган пациентларны дәвалау продуктив булмас иде. Телемедицина консилиумы буенча кирәкле тәкъдимнәр алдык. Табиблар һәм пациентлар исеменнән хезмәттәшләребезгә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт», — диде Сергей Казаков.

Чаллының икенче хастаханәсенең йогышлы авырулар госпитале 2020 елның 4 апреленнән бирле эшли. Бирегә башка дәвалау учреждениеләреннән коронавирус һәм пневмония расланган кешеләрне китерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100