news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда автогигантны төзүчеләрнең берсе Волгодонскида коронавирустан үлгән

Россиянең атказанган төзүчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры 82 яшендә Волгодонскиның ковид госпиталендә вафат булган, хатыны аннан соң бер генә көн яшәгән.

Чаллыда автогигантны төзүчеләрнең берсе Волгодонскида коронавирустан үлгән

(Чаллы, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең атказанган төзүчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Андрей Ковалевский 82 яшендә Волгодонскиның ковид госпиталендә вафат булган. Аннан соң хатыны Галия бер генә көн яшәгән. Бу турыда җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.

Андрей Ковалевский 1938 елның 27 маенда Ростов өлкәсенең Куйбышев районы Миллерово авылында туган. Ростов-на-Донуда инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. 1963 елда Казахстанда Балхаш ГЭСын төзүдә капиталь төзелеш бүлеге мастеры булып эшкә керә.

1971 елда Андрей Ковалевский Чаллыга автогигантның бөтенсоюз төзелешенә килә. Аны «Автозаводстрой» төзелеш идарәсенең баш инженеры итеп билгелиләр, ул шәһәрдә әһәмиятле сәнәгать һәм социаль-көнкүреш объектлары төзелешен җитәкли. Андрей Андреевич булачак хатыны Галия Хисмәтовнаны Чаллыда очраткан. Ул аның ышанычлы тылы иде, өч бала тәрбияләгән, ире белән бергә илнең бер төзелешеннән икенчесенә күчеп йөргән.

1976 елда Ковалевский илнең чираттагы бөтенсоюз төзелеше — Волгодонскиның «Атоммаш» заводын төзүгә китә. Биредә ул гаиләсе белән берничә дистә ел яшәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100