news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 62 очрагы ачыкланган

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 20 кеше ковид йоктырган.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагы теркәлгән. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«26 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 20 кеше ковид йоктырган, Чаллыда 16 кеше авырый. Бөгелмә, Түбән Кама, Спас районнарында өчәр, Алексеевск, Нурлат, Питрәч районнарында икешәр, Әгерҗе, Әлмәт, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Тукай, Чистай районнарында берәр кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган.

26 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 26820 тапкыр куелган. Татарстанда 23109 кеше (узган тәүлектә — 11 кеше) коронавирустан терелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100