news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 23 яңа очрагы ачыкланган

Зарарлану очракларының күбесе 50дән 60 яшькә кадәрге төркемдә — тугыз кеше, 30дан 50гә кадәр сигез кеше ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 23 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда 23 яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«5 кеше хастаханәгә салынган, 18е өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Зарарлану очракларының күбесе 50дән 60 яшькә кадәрле төркемдә — тугыз кеше, 30дан 50гә кадәр сигез кеше ачыкланган.

Авырулар санының географиясе түбәндәгечә: Казанда - җиде кеше, икешәр очрак - Чаллы, Буа, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле барлыгы 6020 кеше сәламәтләнде, шуларның 15е — соңгы тәүлек эчендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100