news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада 14 меңнән артык кеше диспансеризация узачак

Өлкән яшьтәге кешеләрне диагностикалау 13 августтан башланды.

Алабугада 14 меңнән артык кеше диспансеризация узачак

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Алабуга Үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, аның филиалларында һәм табиб амбулаторияләрендә 14 337  кеше диспансеризация узачак. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Алабуга районы сәламәтлек саклау системасы эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе — гомуми диспансеризация. Өлкән яшьтәге кешеләр 13 августтан тикшеренү уза башлады.

Поликлиникада диспансеризация узу өчен яшәү урыны буенча участок терапевтына яки 401нче кабинетка, филиалларда һәм табиб амбулаторияләрендә — участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 177 меңнән артык татарстанлы диспансеризация узган. 90 мең кешенең йөрәк-кан тамырлары системасында хилафлык булуы ачыкланган. Гомуми диспансеризация «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты белән каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100