news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 29 яңа очрагы ачыкланган

Авыруны ачыклый башлаганнан бирле «коронавирус инфекциясе» диагнозы 6367 тапкыр куелган.

Татарстанда  Covid-19 инфекциясенең 29 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 29 яңа очрагы теркәлгән. Алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җиде кеше хастаханәгә урнаштырылды, 22 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Авыручылар арасындагы кешеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган төркемдә — алар 11кеше, шулай ук 50дән 60 яшькә кадәргеләр арасында алты авыручы ачыкланган.

Һәрвакыттагыча, нигездә бу казанлылар – алар 20 пациент. Яңа очраклар буенча икенче урында Спас районы тора — дүрт кеше һәм Нурлат районында өч авыру ачыкланган.

Авыру ачыкланганнан бирле «коронавирус инфекциясе» диагнозы 6367 тапкыр куелды. 5207 пациент дәваланды инде, шул исәптән 43е — соңгы тәүлек эчендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100