news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр коронавирус вакытында үлемгә китергән авыруларны ачыклаган

Тикшеренүдә коронавирус авырулы 287 пациент катнашкан.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Галимнәр сүзенә караганда, Covid-19 инфекциясе вакытында гипертония, симерү һәм диабет белән интеккән кешеләр еш кына өзлегү корбаннары булган. Мондый мәгълүматларны АКШтагы Тулейн университеты белгечләре китерә. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

«Галимнәр 30 марттан 5 апрельгә кадәр хастаханәгә салынган 287 коронавируслы пациентның мәгълүматларын анализлады», — диелә басмада.

Шул ук вакытта тикшерелүчеләр уртача 61 яшьтә булган. Тикшеренү аларның 80 процентында — гипертония, 65 процентында — симерү, 54 процентында — диабет һәм югары тыгызлыклы липопротеиннарның түбән дәрәҗәсе (39 процент) булуын күрсәткән. Шулай ук пациентларның барысы да ике төркемгә бүленгән булган — берләрендә метаболик синдром (барлык очракларның 66 проценты) ачыкланган, ә икенчеләрендә — юк.

Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, метаболик синдромлы авыручыларның 56 проценты интенсив терапия бүлеге пациентлары булган, ә 48 проценты ИВЛ аппаратларына тоташтырылган, 37процентында көчле ресиратор дистресс-синдромы барлыкка килгән, ә 26 проценты үлгән. Икенче төркем мәгълүматлары түбәндәгечә: 24 процент, 18 процент, 11 процент һәм 10 процент.

Метаболик синдром — ул ким дигәндә биш авыруның өчесе: гипертония, кандагы шикәрнең югары дәрәҗәсе, симерү, триглицеридларның югары дәрәҗәсе һәм «яхшы» холестеринның түбән әрәҗәдә булуы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100