news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы билгеләнде

Кама балалар медицина үзәгенең элеккеге җитәкчесе Тимур Мөбәрәкшин Сколковода медицина үзәгендә җитәкче булып эшләячәк.

Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы билгеләнде
КБМҮ матбугат хезмәте

(Чаллы, 26 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы итеп балалар хирургы Марат Насыйбуллин билгеләнде.

Марат Насыйбуллин 2009 елда Казан медицина университетын «педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2012 елда Кама дәүләт инженер-икътисад академиясендә «оешма менеджеры» белгечлеге буенча дипломы алган.

Ул хезмәт эшчәнлеген 2010 елда Казанның 7нче поликлиникасында башлаган. Алты ел Балалар республика хастаханәсендә хирург булып эшләгән. Әлмәттә «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең медсанчастендә бер ел эшләгән, 2016 елдан 2018 елга кадәр Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының Башляева исемендәге Балалар клиник хастаханәсендә хезмәт куйган.

2019 елның гыйнварында Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә күчкән, 2020 ел башында медицина учреждениесенең баш табибы урынбасары итеп билгеләнгән.

Кама балалар медицина үзәгенең элеккеге җитәкчесе Тимур Мөбәрәкшинны Сколководагы медицина үзәгенә җитәкче итеп куйдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100