news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча биш хастаханә җиһазландырыла

Быел республиканың медицина учреждениеләренә барлыгы 170,4 миллион сумга 217 берәмлек яңа җиһазлар сатып алыначак.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Быел Татарстанда баш миенең кан әйләнеше бозылу белән бәйле авыруларны дәвалый торган биш медицина үзәген яңа җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» төбәк проекты буенча башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге, шулай ук Алабуга, Түбән Кама һәм Буа Үзәк район хастаханәләренә яңа җиһазлар кайтарылачак.

Моннан тыш, әлеге проект буенча республикада йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфа чиккән кешеләрне дарулар белән тәэмин итү программасы да бар.

Быел республиканың медицина учреждениеләренә барлыгы 170,4 миллион сумга 217 берәмлек яңа җиһазлар сатып алыначак.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май» указлары нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot