news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ВИЧ-инфекциягә аноним тестны бушлай узарга мөмкин

Тест-мобиль 29 июльдә 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшли.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). 29 июльдә Казанда ВИЧ-инфекциягә аноним экспресс-тестны бушлай узарга мөмкин була.

Шулай ук табиблар шәһәрлеләрнең сорауларына җавап бирә һәм зарарлануга китерергә мөмкин булган куркынычлар турында сөйли. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Тест-мобиль барлык теләүчеләрне 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Пушкин урамы, 11 адресы буенча кабул итә.

Акция «Яңа гасыр» хәйрия оешмасының «Җиңү өчен тест» проекты кысаларында узачак. Проект Президент грантлары фонды акчасына СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә тормышка ашырыла. Быел гына да проект кысаларында 6 меңнән артык кеше тест үтте.

Фондның матбугат хезмәте даими рәвештә тикшерү узуның мөһим булуын искә төшерә, чөнки соңгы мәгълүматларга караганда, бүген Россиядә ВИЧ-инфекцияле миллионнан артык кеше яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100