news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Мясников авыртуны баса торган иң куркынычсыз даруны атады

Табиб һәм телетапшырулар алып баручы парацетамолны авыртуны бастыра торган иң куркынычсыз препарат икәнлеген әйтте.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников парацетамолны авыртуга каршы көрәш өчен иң куркынычсыз препарат дип атады. РИА Новости аның бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында сөйләгәнен хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, авыртуны басу өчен кешеләр нигездә аспирин, анальгин, ибупрофен һәм ялкынсынуга каршы нестероид булмаган башка препаратлар кабул итә. Әмма аларның күпчелеге каршы күрсәткечләргә ия.

«Без баш авыртудан, артритлардан, артрозлардан, арка авыртудан куллана торган барлык препаратлар <… > гипертония, инфаркт, инсультлар китереп чыгара, кайчагында йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген начарайта», — дип аңлатты белгеч.

Шуңа күрә авырту булганда табиб парацетамол эчәргә киңәш итә. Ул, нестероид булмаган препаратларга караса да, йөрәк һәм ашказаны-эчәк тракты өчен артык реакция тудырмый.  

news_right_1
news_right_2
news_bot