news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа Covid-19 инфекциясенең 32 очрагы ачыкланган

Тәүлек эчендә республикада 34 кеше сәламәтләнгән.

Татарстанда яңа Covid-19 инфекциясенең 32 очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында тәүлек эчендә тагын 32 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Аларның 30ы - элемтә юлы белән йоктырылган, икесе читтән кертелгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Тугыз кеше хастаханәгә салынды, 23 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.

  Зарарланган кешеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәрге төркемнәрдә ачыкланган — алар тугызау, 60тан 70кә кадәргеләр арасында алты кеше инфекция йоктырган.

Элеккеге кебек үк, Covid-19 инфекциясеннән иң күп очрак Казанда теркәлгән — 12 кеше, икенче урында - Яңа Чишмә районы, анда дүрт кешедә авыру барлыгы ачыкланган.

Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны 5436, шулардан 4294 кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100