news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 16 миллионнан артып киткән

Россиядә, коронавируска каршы көрәш Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, 806 720 зарарлану очрагы теркәлгән, 597 140 кеше терелгән, 13 192 кеше үлгән.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Дөньяда яңа типтагы коронавирус белән зарарлану очракларының саны якшәмбе көнне 16 миллионнан артып киткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Оешма мәгълүматларына караганда, 16 046 986 кеше коронавирус йоктырган, шуларның 644 582се үлгән. Ачыкланган инфекциянең иң күбе (4 178 021) АКШка туры килә, алга таба Бразилия (2 394 513) һәм Һиндстан (1 385 635) күрсәтелә.

Россиядә, коронавируска каршы көрәш Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, 806 720 зарарлану очрагы теркәлгән, 597 140 кеше терелгән, 13 192 кеше үлгән. РФ Хөкүмәте илдәге вазгыять турында мәгълүмат бирү өчен стопкоронавирус.рф ресурсын эшләтеп җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100