news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы теркәлгән

Иң күп авыручылар республика башкаласында — 19 кеше.

 Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы теркәлгән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Республикасында тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 40 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Татарстанда 40 яңа Covid-19 очрагы теркәлде – аның берсе читтән кертелгән, 39ы — контактлы», - диде Галимова.  

Авыручыларның күбесе Казанда ачыкланган — 19 кеше һәм Чаллыда 9 очрак. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылды, ә 22се өйдә дәвалана.

Чир йоктыручыларның иң күбе 30дан 50 яшькә һәм 50дән 60 яшькә кадәр булган төркемнәрдә – аларда инфекцияле унар кеше булган. 60тан 70 яшькә кадәргеләр төркемендә 8 кеше, 70тән 80 яшькә кадәр 7 кеше чир йоктырган. 18дән 30га кадәр булган татарстанлылар арасында нибары өч зарарлану очрагы бар, ә 80дән 90 яшькә кадәрге кешеләр арасында ике кеше ачыкланган.

Covid-19 инфекциясен ачыклау чорында Татарстанда  коронавирус белән авыручы 4390 кеше теркәлгән, алардан 3215 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 52се — узган тәүлектә. 1161 кеше дәвалана. Коронавирустан 14 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100