news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан вакцинаны сынаучы иреклеләрнең хәле билгеле булды

Сыналучылар үзләрен яхшы хис итә, препаратка карата өстәмә реакцияләр ачыкланмаган.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан вакцина сынауда катнашучы иреклеләр үзләрен яхшы хис итә. Прививкадан соң алар Бурденко исемендәге госпиталь белгечләре күзәтүендә кала. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Известия» яза.

«Ирекле сыналучыларны карау һәм лаборатор күрсәткечләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча, нинди дә булса кыенлык яки өстәмә реакцияләр күзәтелми, экспериментта катнашучылар тарафыннан сәламәтлек торышына шикаятьләр юк», — дип билгеләп үтте анестезиолог-реаниматолог Олег Чихляев.

Табиблар иммунитетның препаратка реакциясен ачыклау өчен лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр үткәрүне дәвам итәләр.

Вакцинациядән соң бернинди дә үзгәрешләр булмады, дип сөйләде сыналучыларның берсе Юрий. «Температура үзгәрешсез, әйтерсең, витамин кададылар ... Барысы да шулай ук», - дип уртаклашты ул.

Элегрәк «Татар-информ» вакцина коронавируска ике елга иммунитет булдырырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100