news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында дару рекламасын тыярга тәкъдим иттеләр

Ачык мәгълүмат чыганаклары белешмәсе буенча, елына 55 мең кеше даруларны дөрес кулланмаудан үлә.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). ЛДПР депутаты Максим Зайцев Дәүләт Думасына теле- һәм радиопрограммаларда даруларны рекламалауны тыя торган закон проекты кертте. Бу турыда парламентның түбән палатасы мәгълүматлары базасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Закон проектында теле- һәм радиопрограммаларда дару чаралары рекламасын тыю каралган», диелгән документ аңлатмасында.

Закон проекты авторы ачыклаганча, дару препаратлары рекламасында аларны куллану зарарлы булырга мөмкинлеге, инструкция белән танышырга яки белгеч белән киңәшләшергә кирәклеге әйтелә. Әмма гражданнар авыртуны дару белән ашыгыч бетерергә кирәк булганда еш кына бу хәбәргә игътибар итми.

Ачык мәгълүмат чыганаклары белешмәсе буенча, елына 55 мең кеше дару чараларын дөрес кулланмаудан үлә.



news_right_1
news_right_2
news_bot