news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда Covid-19 ачыкланган ике кеше өйләрендә дәваланачак

Районда расланган ике очракта да авыру белән элемтәдә булган кешеләр йоктырган.

Югары Осланда Covid-19 ачыкланган ике кеше өйләрендә дәваланачак

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Югары Ослан районында коронавирусның тагын ике очрагы расланды. Шулай итеп, 25 майга Югары Ослан районында Covid-19 йоктыруның 8 очрагы рәсми рәвештә расланды. Бу хакта «Волсжкая новь» яза.

Районда расланган ике очракта авыру белән элемтәдә булган. Пациентларда авыру җиңел формада уза. Шуңа күрә авырулар үзизоляциядә өйдә дәвалана.

Авыру белән элемтәдә булучылар ачыкланган, алардан анализ алганар. Югары Ослан районында читтән кайткан һәм авыру белән элемтәдә булган 59 кеше табиблар күзәтүе астында тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot