news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Вектор» фәнни үзәге коронавирустан вакцинаны клиник сынауны июнь ахырында башлаячак

Роспотребнадзорның фәнни үзәге РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының рөхсәтен көтә.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның «Вектор» вирусология фәнни үзәге июнь ахырында яңа төрдәге Covid-19 коронавирусыннан вакцинаны клиник сынауны башлап җибәрергә ниятли. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Аңа кадәр «Вектор» хайваннарда үткәрелгән сынау нәтиҗәләрен алырга, шулай ук РФ Сәламәтлек саклау министрлыгыннан клиник сынауны башларга рөхсәт биргәнен көтәргә җыена.

«Вектор» вирусология фәнни үзәге генераль директоры Ринат Мәксүтов вакцина лаборатор сынауларны уңышлы узар дип өметләнә. Алга таба ул дару рәвешендә җитештерелә башларга тиеш. Препарат клиник һәм клиникага кадәр тикшеренүләрнең тулы спектрын үткәч һәм теркәлү узганнан соң, аны күпләп куллана башлаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100