news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 2912 очрагы теркәлгән, 2092 пациент терелгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә яңа төрдәге Сovid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 63 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе генә инфекцияне чит илдә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 45 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», — диде Галимова.

Инфекция йоктыручылардан 15 кеше 30-50 яшь аралыгында, 13 кеше 50-60 яшь аралыгында

Коронавирус йоктыручыларның күбесе (26 кеше) Казанда һәм Чаллыда (18 кеше) ачыкланган. Авыл районнары арасында Чүпрәле беренче урынны били, анда җиде кеше әлеге вирусны эләктергән, икенче урында — Буа (3 кеше).

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2912 очрагы теркәлгән, 2092 пациент (шулардан 133 кеше — узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100