news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина: Эссе көннәр чир таралышын киметер дип көтәбез

«Һава торышы йогынты ясар дип ышанабыз», — диде Татарстанның баш санитар табибы.

Марина Патяшина: Эссе көннәр чир таралышын киметер дип көтәбез
Рамил Гали

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эссе көннәр коронавирус таралышын киметер дигән фараз бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

«Июньдә чыннан да эссе көннәр килсә, атна дәвамында температура, ким дигәндә, 20 градус булса, төннәр дә салкын тормаса, җәмәгать транспортында инфекция йогу кимрәк булыр дип уйлыйбыз. Һава торышы йогынты ясар дип ышанабыз», — диде Татарстанның баш санитар табибы.

Ул бүген чир таралышы коээфициенты республикада 0,9 процент булганын, чикләү чараларын тагын да йомшарту өчен бу күрсәткеч 0,8 булырга тиешлеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100