news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә 38 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 20,3 мең очрагы ачыкланган.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Чаллыда – 16, Казанда – 12, Нурлат, Спас һәм Тукай районнарында – икешәр, Кайбыч, Кукмара, Лаеш һәм Менделевск районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясенең 20,3 мең очрагы теркәлгән, 17,3 мең кеше терелгән.

Республикада барлыгы 229,7 мең кеше (шуларның 3,8е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 144 мең кеше икенче дозаны да алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot