news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган

60 кеше өендә дәвалана, 11 кеше хастаханәгә озатылган.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«11 кеше хастаханәгә озатылган, 60 кеше өендә дәвалана,чөнки аларда авыру җиңел формада яки симптомнарсыз уза», - диде Галимова.

10 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 61 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән. Коронавирус инфекциясе йоктырган 21 кеше — 30-50, дүрт кеше — 70-80, өч кеше - 80-90 яшьтә.

Казанда – 38, Түбән Кама районында – 7, Балтач районында – 5, Чаллыда – 4, Лаеш һәм Питрәч районнарында – өчәр, Биектау, Арча һәм Саба районнарында – икешәр, Яңа Чишмә, Алабуга, Чистай, Буа һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан бирле 57 кеше терелеп, хастаханәдән чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100