Татарстанда коронавирус белән авыручы тагын өч кеше терелгән

Эпидемия башланганнан бирле 57 кеше терелеп, хастаханәдән чыгарылган.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда коронавирус белән авыручы тагын өч кеше терелгән. Бу хакта коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә. Аларның барысы да Чаллыда дәваланган. Республикада эпидемия башланганнан бирле 562 кешенең 57се терелеп, хастаханәдән чыгарылган.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын 71 яңа очрагы ачыкланган. 60 кеше өендә дәвалана, 11 кеше хастаханәгә озатылган.