news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрь аенда Татарстанда ОРВИ һәм коронавирус белән авыручыларның артуы көтелә

Кешеләр барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәвен дәвам иткән очракта, яз айларында коронавирус йоктыручылар саны артмас дигән өмет бар.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Көзен Татарстанда ОРВИ, шул исәптән яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыручыларның артуы көтелә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бездә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны былтыр ике тапкыр артты: беренчесе — май аена, икенчесе октябрьгә туры килде. ОРВИ сезоны булганлыктан, бу көтелгән хәл иде. Без сентябрь аенда янә авыручылар саны артыр дип көтәбез», — дип искәртте спикер.

Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, Татарстанда яшәүчеләр Covid-19 таралу аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәвен дәвам иткән очракта, яз айларында коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны артмас дигән өмет бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100