news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зенит-Казан» волейболчысы Эрвин Нгапет коронавирустан дәваланып, хастаханәдән чыкты

Спортчы тулысынча сәламәт һәм үзен яхшы хис итә.

«Зенит-Казан» волейболчысы Эрвин Нгапет коронавирустан дәваланып, хастаханәдән чыкты

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). «Зенит-Казан» клубы волейболчысы Эрвин Нгапет коронавирустан дәваланды һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыкты. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Эрвин Нгапет тулысынча сәламәт, ул үзен яхшы хис итә. Бүген пациентны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Элегрәк «Татар-информ» волейболчының Казанда Covid-19га тикшерелүен хәбәр иткән иде. Тиешле мәгълүматны ул социаль челтәрдәге битендә бастырган. Йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыккач, спортчы өенә, Франциягә китәргә ниятли.

Искәртеп узабыз, 8 мартта профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән Diamond Princess круиз лайнерыннан килгән һәм коронавирус аркасында карантинда булган россиялеләрне чыгардылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100