news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-2019 коронавирус инфекциясе йоктыруның өч яңа очрагы ачыкланган

Гражданнар Татарстанга Швейцария, Франция һәм Испаниядән кайткан, бүген барысы да карантинда.

Татарстанда Covid-2019 коронавирус инфекциясе йоктыруның өч яңа очрагы ачыкланган
Владимир Васильев

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-2019 коронавирус инфекциясе йоктыруның өч яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Гражданнар Татарстанга Швейцария, Франция һәм Испаниядән кайткан, хәзерге вакытта аларның икесе — Казандагы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, берсе Чаллыда дәвалана. Барысының да хәле канәгатьләнерлек дип әйтерлек, температуралары һәм коронавирус симптомнары юк», — диде Галимова.

Алар белән контактка кергән барлык кешеләрне табиблар күзәтә. Коронавирус йоктырган кешеләр белән бер самолетта кайткан пассажирларны да санитар хезмәтләр контрольдә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100