news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга ике көннән соң «Спутник V» вакцинасының 13 меңгә якын яңа дозасы кайтачак

Республикада 76 меңгә якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан инде.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. 76 меңгә якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан инде. Ике көннән соң республикага «Спутник V» вакцинасының тагын 13 меңгә якын яңа дозасы кайтачак.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, алдагы ике көндә республикага әлеге вакцинаның 13 меңгә якын яңа дозасы кайтып җитәр дип көтелә. «Бу чираттагы планлы партия булачак», — дип искәртте спикер.

Ул Татарстанда прививка ясау пунктларының саны артуын әйтте, аларның исәбе 153кә җиткән инде.

Дмитрий Лопушов элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиядә уйлап табылган вакциналарның өчесе дә коронавирусның кешелеккә билгеле барлык штаммнарына каршы нәтиҗәле чара булуын күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100