news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 17 меңнән артык очрагы теркәлгән.

 Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдергәнчә, узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 52 очрагы теркәлгән.

«Шул рәвешле, Татарстанда коронавирус йоктырган пациентлар саны 17 871 кешегә җитте», - дип искәртте спикер.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов билгеләп үткәнчә, эпидемия башланганнан алып республикада 14 414 кеше (шуларның 78е – узган тәүлектә) коронавирустан терелгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 17 меңнән артык очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot