news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә дүрт миллионга якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан

Эпидемиолог сүзләренчә, Россиядә инфекция эләктергән кешеләр исәбе җәен сизелерлек кимер дип көтелә, әмма алдагы көздә аларның саны янә артырга мөмкин.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россиядә дүрт миллионга якын кеше яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Сеченов университетының эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы мөдире, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брикога сылтама белән хәбәр итә.

Брико «COVID-19 шартларында медицина реабилитациясе: тәҗрибә һәм казанышлар» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә белдергәнчә, хәзерге вакытта Россиядә коронавирус инфекциясен әле яңа гына йоктырган пациентларның саны кимүгә бәйле тенденция күзәтелә.

Брико сүзләренчә, Россиядә инфекция эләктергән кешеләр исәбе җәен сизелерлек кимер дип көтелә, әмма алдагы көздә аларның саны янә артырга мөмкин. Санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү һәм вакцинация бу өлкәдәге вазгыятьне җайга салырга тиеш, дип искәртте академик.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100