news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары буенча яңа антирекорд куелды

Җиде кеше авыруны республикадан читтә йоктырган, калганнар барысы да авыручылар белән элемтәдә булу нәтиҗәсе, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 367 кеше коронавирус йоктырган.

Җиде кеше авыруны республикадан читтә йоктырган, калганнар барысы да авыручылар белән элемтәдә булу аркасында авырган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«37 кеше хастаханәдә, 330 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Яңа авырый башлаучыларның күбесе Казаннан — биредә авыруның 213 очрагы ачыкланган. Чаллыда 34 кеше авырый. Районнар арасында иң күп авыручылар саны Яшел Үзән (14), Чистай (13) һәм Тукай (11) районнарында теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән барлыгы 46,2 мең кеше авырган, 38,5 мең кеше сәламәтләнгән.

2 371 560 кеше вакцина ясаткан,  1 884 142 се аның ике компонентын да кадаткан. 176 732 кеше вакцинацияләүдә икенче тапкыр катнашкан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100