news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда балаларга коронавирустан прививка ясый башладылар

Вакцина 12 яшьтән зуррак балаларга ясала.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә республикага «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Ул балаларга һәм яшүсмерләргә коронавирустан прививка ясау өчен кулланылачак. Татарстанга «Спутник М» вакцинасының 2880 комплекты кайтарылган һәм ул республика поликлиникаларына таратылган.

«Спутник М» — ул олылар өчен билгеләнгән «Спутник V» вакцинасының биш тапкыр җиңеләйтелгән варианты, әмма инфекциягә каршы торырлык күләмдә антитәнчекләр барлыкка килсен өчен аның концентрациясе җитәрлек.

12 яшьтән 15 яшькәчә балалар арасында вакцинация ата-анадан язмача рөхсәт булган очракта гына ясала. 15 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр прививка ясатуга рөхсәт анкетасын үзләре тутыра ала.

Укол кадар алдыннан баланы педиатр карый, температурасын, кан басымын үлчи һәм баладан үзен ничек хис итүен сораша.

Вакцинациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.

Прививкадан соң температура күтәрелергә, буыннарда хәлсезлек, туңу, гомуми хәлсезлек, шулай ук укол урыны кычытырга мөмкин.

Прививка каты аллергияле балаларга, вакцинаның ниндидер компонентына карата гиперсизгерлек булган очракта һәм 12 яшькә кадәр ясалмый.

Әгәр бала авырый икән, ул савыккач кына, 2-4 атнадан соң прививка ясата ала.


news_right_1
news_right_2
news_bot