news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб балаларның 70-80 процентына коронавирустан прививка ясарга кирәк дип саный

6 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларга «Спутник» вакцинасы белән прививка ясауны бу язда ук башларга мөмкиннәр.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург Россиядәге балаларның 70-80 процентына коронавирустан прививка ясатырга кирәклеген әйтте.

«Covid-19 вирусына карата коллектив иммунитет булдыру өчен, коронавирустан вакцина ясатучылар өлеше балалар арасында да олыларныкы шикелле — 70-80 процент булырга тиеш», — диде ул. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

«<…> балалар да кеше һәм берни белән дә аерылып тормыйлар — олылардагы кебек, шул ук 70-80 процентка прививка ясарга кирәк. Ләкин вакцина бары тик әти-әниләрнең ризалыгы белән генә ясалачак, әлбәттә», — диде Россия Фәннәр академиясе академигы, шул хактагы сорауга җавап биреп.

Галим сүзләренчә, балалар коронавирус белән ешрак авырый башлаган, чөнки әлеге яшь төркемендә вакцинация уздырылмады. Алты яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларга коронавируска каршы «Спутник» вакцинасы белән прививка ясауны бу язда ук башларга мөмкиннәр, ди Гинцбург.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100