news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидка каршы прививкасыз кешедә ОРВИ билгесе барлыкка килсә нишләргә икәнен әйттеләр

COVID-19 белән моңарчы авырмаган һәм вакцина ясатмаган кешеләрдә салкын тию билгеләре барлыкка килсә, өйдә калырга һәм табибка шалтыратырга кирәк.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 авыруыннан прививкасы булмаган кешеләрдә ОРВИ билгеләре күзәтелгән очракта нәрсә эшләргә кирәген аңлатты.

«COVID-19 вирусы белән моңарчы авырмаган һәм вакцина ясатмаган кешеләргә авыру билгеләре барлыкка килү белән өйдә калырга һәм „122“ номерына яки поликлиникага шалтыратырга кирәк», — диелә Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы чыгарган белешмәлектә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Анда яңа коронавирус инфекциясен билгеләрсез яки җиңелчә кичергән һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авырган очракта гражданнарга нәрсәләр эшләргә кирәклеге язылган.

«Әгәр сез яңа COVID-19 вирусыннан вакцина ясатмаган һәм моңарчы авырмаган булсагыз, ОРВИ билгеләренең кайсысы гына күзәтелсә дә (ютәл, томау, тамак авырту, тән температурасы 38 градустан югарырак күтәрелү), ПЦР-диагностика нәтиҗәләренә карамастан … өйдә калыгыз», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, «122» хезмәтенә яки медицина хезмәткәреннән читтән торып консультация алу өчен поликлиниканың call-үзәгенә шалтыратырга кирәк. Сәламәтлек торышы начараланса, «103» номерына шалтыратып, ашыгыч ярдәм чакырту мөһим.

COVID-19 авыруына ясалган тест уңай булган очракта, билгеләргә карамастан, коронавирус белән моңарчы авырмаган һәм прививкасы булмаган кешеләр өчен дә шундый ук кагыйдәләр каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100