Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иммунолог вакцинаны хроник авырулары булган балаларга беренче чиратта салырга өндәде
Табиб сүзләренчә, башка авыруларга бирешмәгән, иммунитеты яхшы булган балалар коронавирус белән авырмый яки җиңел формада кичерә.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов коронавирустан прививканы беренче чиратта хроник авырулары булган һәм җитди авырый торган балигъ булмаган балаларга ясарга кирәк дигән фикер әйтте. Аның сүзләренчә, башка авыруларга бирешмәгән, иммунитеты яхшы булган балалар коронавирус белән авырмый яки җиңел формада кичерә.
«Шуңа күрә, беренче чиратта, ниндидер чир белән җитди авырган һәм иммунитеты түбән булган балаларны вакцинацияләргә кирәк. Бу иң мөһиме. Калган балаларга да прививка ясарга кирәк, әмма икенче чиратта», — дигән ул «Спутник» радиосына биргән интервьюсында.
Белгеч сүзләренчә, коронавирусның яңа штаммы балаларга «һөҗүмгә күчкән», чөнки аларга үз вакытында вакцина ясарга мөмкинлек булмады. «Балалар — Җирдә вакцинацияләнмәгән контингент, шуңа күрә коронавирус шунда килә. Аның шулай буласы билгеле иде», — дигән иммунолог.
Аның сүзләренчә, планетадагы халыкның олылар катламы коронавирустан прививка ясатты һәм алар арасында акрынлап коллектив иммунитет барлыкка килде, ә балигъ булмаган һәм балалар арасында ул юк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз