news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада 11,4 меңгә якын кеше «Спутник V» вакцинасын кадаткан, шуларның 2 меңнән артыгы икенче дозаны алган.

Татарстанда узган тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«21 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (30 кеше) һәм 60-70 яшь (20 кеше) аралыгында ачыкланган. Өчесе – 18 яшькә җитмәгән.

39 очрак – Казанга, тугызы Чаллыга туры килә. Районнар арасында Түбән Кама (биш очрак) һәм Биектау (дүрт очрак) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15,6 мең очрагы ачыкланган, 12 мең кеше (шуларның 90ы – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада 11,4 меңгә якын кеше «Спутник V» вакцинасын кадаткан, шуларның 2 016сы икенче дозаны алган. Барлыгы 13 442 комплект вакцина дозасы (шуларның 84,7 проценты файдаланылган) кайткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100